Диктант өч этапта узды. Беренче өлештә башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр язды. Икенчесендә телне камил белүчеләр катнашты. Республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүчеләр өчен аерым диктант узды. Диктант Башкортстанның БСТ каналы һәм социаль челтәрләр аша әйтеп яздырылды.
Диктант язу өчен алдан теркәлү дә оештырылган иде. Алтынчы тапкыр узган башкорт диктантын язу өчен 70 мең кеше теркәлгән. Алар арасында Казахстан, Төркия, Германия, Англия, Америка, Канада һәм башка илләрдә яшәүчеләр дә бар. Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә язучылар өчен текстны мультиинструменталист һәм шоумен Заһир Зәйнетдинов әйтеп яздырды. Телне камил белүчеләргә “Башкортостан” дәүләт телеканалының “Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы Флүрә Мурзина яздырды. Төньяк-көнбатыш диалектында язучыларга текстны сатирик язучы, “Һәнәк” журналының элекке мөхәррире Марсель Сәлимов укыды.
Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм диктант алдыннан чыгыш ясады. “Башкорт диктанты” проекты бик кирәк. Ул безне берләштерә, башкорт телен өйрәнергә яңа стимул бирәчәк. Бу заманда без бергә булырга тиеш. Барыбызга да уңышлар телим”, – диде диктант башланыр алдыннан Радий Хәбиров.
Диктантны ничә кеше язуы әлегә билгеле түгел, чөнки эшләрне җибәрү 26 апрельгә кадәр дәвам итә.