Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2020, 18:59

Ипотека 6,5 процентка калачак

Русия Президенты Владимир Путин икътисадны кредитлау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

“Бөтен дөнья очрашкан коронавирус эпидемиясе нәтиҗәсендә, барыннан да элек, кешеләрнең тормышына, сәламәтлегенә куркыныч яный, әмма аның икътисадка, бөтен тармакларның торышына йогынтысы да шулай ук куркыныч. Мондый тискәре йогынтыны киметү, котылгысыз социаль-икътисади югалтуларны киметү – безнең уртак бурычыбыз булып тора.
Шуңа күрә без авыруны профилактикалау, сәламәтлек саклау мөмкинлекләрен арттыру буенча адымнар белән бер үк вакытта Русия гаиләләренә, халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм гражданнар кеременә ярдәм итү, шәхси эшкуарларга, кече һәм урта бизнеска, система барлыкка китерүче компанияләргә ярдәм итү буенча берничә карар кабул иттек.
Шунда ук билгеләп үтәм, күп кенә шундый адымнарны гамәлгә ашыруда банк берләшмәсе мөһим роль уйный.
Керемнәре 30 процентка кимегән гражданнар өчен ипотека һәм кулланучылар кредитлары буенча каникулларны; әйләнештәге акчаларны тулыландыру һәм хезмәт хакын түләү өчен предприятиеләргә ташламалы кредитларны; оешмаларны, гражданнарны, индивидуаль эшкуарларны өстәмә яклауны күздә тотам. Бу һәм башка карарлар Русия гаиләләренә агымдагы кыенлыкларны җиңеп чыгарга, компанияләр, предприятиеләр үз эшчәнлекләрен өзмәскә, хезмәт коллективын, кешеләрнең хезмәт хакларын саклап калырга, бүгенге катлаулы ситуациядә үз тәэмин итүчеләрен, подрядчыларны заказлар белән тәэмин итәргә тиеш”, – диде Владимир Путин.
Махсус ипотека программасына ярашлы, агымдагы елның 1 ноябренә кадәр яңа торакка кредитны 6,5 процент ставка буенча алырга мөмкин булачак. Калганын ипотека срогы дәвамында дәүләт компенсацияләячәк. Шулай итеп, Русия гаиләләренә ярдәм итүнең бу чарасы озак вакытка исәпләнгән.

Фото:Kremlin.ru
Читайте нас: