Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2020, 00:22

Хәбиров бер ай бушлай эшләячәк

Мәрхүмнәр саны буенча Башкортстан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербургтан кала өченче урынга чыккан

Русиядә коронавирус белән авыучылар саны 62 773 кешегә җитте. Узган тәүлектә 4 774 кешегә арткан, үлүчеләр саны 555 кеше. Русиядә коронавирус йоктыручылар саны үсеше акрыная төште, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф федераль штабы сайты.
Башкортстанда авыручылар 422 кеше, шуларның 38 соңгы тәүлектә ачыкланган. 14 кеше мәхрүм булган. Мәрхүмнәр саны буенча Башкортстан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербургтан кала өченче урынга чыккан. Шулай ук Краснодар крае да Башкортстан белән өченче урынны бүлешә. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр юк. Анда авыручылар 412 кеше булса, соңгы тәүлектә диагноз 57 кешедә ачыкланган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 23 апрельдә үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә үзенең айлык хезмәт хакын коронавирус пандемиясе уңаеннан халыкка ярдәм күрсәтү өчен хәйрия фондына күчерәчәген хәбәр итте. “Мин моңа беркемне дә чакырмыйм. Гомумән, белгечләрнең хезмәт хаклары зур түгел. Җитәкчеләр, зинһар өчен, үзегез карагыз. Сезнең тормышыгыз ничек барганын белмим, әмма минем шәхси чыгымнар сизелерлек кимеде. Менә шундый карар кабул иттек. Бу учреждениеләр, ведомстволар, Хөкүмәт, министрлыклар, район башлыгы хакимияте җитәкчеләренә кагыла. Әгәр мондый башлангычны хупласагыз, бу дөрес булачак", – диде Радий Хәбиров.

Фото: proural.info
Читайте нас: