Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2020, 14:05

Биш мең сум акчага ничек ия булырга? (Дәвамы!)

Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы белән короновирус шартларында өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Тик аны ничек алырга? Бу эш тәртибендә шактый күп “әднәке”ләр бар. “Тулпар” шулар белән эзмә-эзлекле рәвештә таныштырып бара. Алдыгызда – сорау-җавапларның чираттагы “порциясе”! Онытмагыз, дәвамы булачак!

– Әгәр бала июнь ахырында туган икән, бу ай өчен түләү алырга мөмкинме?
– Әйе, мөмкин. Закон нигезендә, айлык түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Әгәр бала агымдагы елның 30 июнендә туса, гаилә автомат рәвештә айлык түләүгә хокук алачак. Әгәр дә бу бер көнгә соңрак була икән, ягъни бала 1 июльдә дөньяга килсә, гаилә ана капиталына хокук алачак, тик өстәмә түләүләр булмаячак.
– Әгәр балага май аенда өч яшь тулса, түләүләр ике ай – апрель-май өчен дә, яки бары тик апрель өчен генә булачакмы?
– Акчалар ике ай өчен дә киләчәк. Түләүләр бала өч яшьтән кечерәк вакыт, һәм ул шушы яшькә җиткән ай өчен башкарыла.
– Әгәр дә бала туып та, “Ана капиталы” сертификатына хокук рәсмиләштерелмәгән икән, өстәмә түләүне сертификатсыз алырга мөмкинме?
– Әлбәттә, мөмкин. “Ана капиталы” сертификаты булу-булмавы әлеге айлык түләүләрне алуга йогынты ясамый. Иң мөһиме, өч яшькә кадәрге балагыз булсын! Бу очракта Русия Пенсия фонды хезмәткәрләре, гаризагызны карап, сертификатны үзләре рәсмиләштерәчәк, шунда ук айлык өстәмә түләүләр турында да карар кабул ителәчәк.
– Айлык түләү миңа тиешле “Ана капиталы” исәбеннән башкарыламы?
– Юк. Айлык өстәмә түләү федераль бюджеттан балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм буларак тәэмин ителә һәм ана капиталының күләмен киметми.
– Түләү гаиләнең керемнәренә бәйлеме?
– Өстәмә түләүләр гаилә керемнәренә дә, хезмәт хакына да, эшсезлек пособеиесенең күләменә дә, нинди дә булса пенсияләргә дә, социаль түләүләргә дә һәм социаль ярдәмнең башка чараларына да бәйле түгел.
2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталына хокук алган барлык гаиләләргә дә өстәмә түләү каралган, хәтта “Ана капиталы” сертификаты буенча акчалар тулысынча тотып бетерелгән булса да.
Язманың дәвамы – алдагы көннәрдә! Анда без өстәмә ярдәм алу буенча гариза тапшыру тәртипләренә өйрәтербез.
Фото: Ostrovrusa.ru
Читайте нас: