Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2020, 11:10

Калининградта хәлләр ничек?

РФ Президенты В. Путин видеоконференция режимында Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов белән әңгәмәләште. Өлкәдә сәламәтлек саклауга игътибар югары икән, хәтта ки быел вафат булучылар саны узган елның шушы айлары белән чагыштырганда 11 процентка кимегән.

Калининградлылар таҗлы вирус ка ни рәвешле каршы тора?
Антон Алиханов хәбәр итүенчә, өлкәдә 21 апрельгә 144 йоктыру очрагы ачыкланган.
Бер кеше авыр хәлдә, үпкәне ясалма җилләндерү аппаратында ята.
41 кеше терелгән. Чир йоктыручыларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга тырышалар һәм шунда ук дәваларга керешәләр. Күзәтү астында тагын мең кеше исәпләнә, бу – чит ил сәфәрләреннән я Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән кайтучылар. Шул исәптән, обсерваторда 36 кеше бар. Кызганычка каршы, берничә хроник авыруы булган 70 яшьлек ветеранның вафаты теркәлгән.
Федераль сәламәтлек саклау министрлыгы нормативы буенча 507 урын урынына дүрт медицина оешмасында 707 койка әзерләгәннәр. Нормативны ике тапкыр арттыруга йөз тоталар. Үпкәне ясалма җилләндерү аппаратлары 54 данә, тагын 18 аппарат башка медицина оешмаларында урнашкан.
Әзерлек югары, хәтта ки бу елның беренче айларында вафат булучылар саны узган ел белән чагыштырганда 11 процентка кимегән. Бу хәл кардиология үзәге сафка басу белән дә бәйләп карала.
Губернатор, пандемия тәмамлануга, төбәктә эчке туризм үсешен өметләнә һәм бу уңайдан туризм юнәлешенә ярдәм мөһимлегенә тукталды.
Читайте нас: