Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2020, 01:58

Тәртипләр катылана

20 апрельдән, Башкортстанда коронавирус сәбәпле, тәртипләр катылана төште

20 апрельдән, Башкортстанда коронавирус сәбәпле, тәртипләр катылана төште. Бу Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның коронавирус таралу сәбәпле, югары әзерлек режимын кертү турындагы фәрманга үзгәрешләр кертүче документка кул куюы белән бәйле. 20 апрельдән такси һәм җәмәгать транспортында булган вакытта саклагыч битлекләр һәм перчаткалар куллану мәҗбүр.
Яңа кагыйдәдә үзизоляциянең финанс оешмаларына баручыларга кагылмавы да әйтелгән. Хәзер банк һәм башка финанс оешмаларына баручыларның паспорт һәм банкка баруын дәлилләүче документы булу да җитә.
Эшләрен дәвам иткән ширкәтләр өчен 20 апрельдән яңа төрле пропусклар көченә керде. Анда эш вакытының ничәдән ничәгә кадәр дәвам итүе дә күрсәтелгән. Аларга эшкә кадәр һәм эштән соң 90 минут урамда булу мөмкинчелеге бирелә. Вакытка сыймаганнар үзизоляцияне бозучы булып исәпләнә. Машиналарга бирелгән пропускларга ярашлы, аларны юлда туктатып тикшергәндә эшли торган оешмалар исемлегенә керү-кермәвен караячаклар.
Дүшәмбедән картлар йортлары, балалар йортлары һәм интернатлар кебек социаль объектлар карантинга китте.
Башкортстан коронавирус белән авыручылар саны үсүгә бара. Соңгы тәүлектә авыру ачыкланган 52 кеше өстәлде. Хәзер барлыгы 347 кешедә бу чир расланган. Болар хакында Башкортстан Хөкүмәте оператив киңәшмәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.
Русия Президенты Владимир Путин илдәге санитар-эпидемиологик хәл турындагы мәсьәлә буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анда ул: “Белгечләр әйтүенчә, авырулар санының иң югары ноктасы алда әле”, – диде. Киңәшмәдә әлеге чир уңаеннан илдәге вәзгыять тикшерелде, коронавируска каршы тору юллары тикшерелде.
Автор фотосы.
Читайте нас: