Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2020, 23:14

Эрдоган һәм Рухани белән сөйләшү

Русия Президенты Владимир Путин Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы Президентлары белән телефон аша сөйләште.

Русия Президенты Владимир Путинның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләшүе булды.
Фикер алышу үзәгендә коронавирус пандемиясе таралуга бәйле мәсьәләләр булды. Инфекциягә каршы көрәштә, шул исәптән Сәламәтлек саклау министрлыклары һәм башка профильле структуралар линиясе буенча, уртак көчләрне арттырырга, шулай ук Русия һәм Төркия гражданнарының Ватанына кайтуын тәэмин итү максатларында тыгыз координацияне дәвам итәргә әзер булулары белдерелде.
Сөйләшүдә Сүриядәге вәзгыять тә тикшерелде. Сүрия Гарәп Республикасының суверенитет принципларын һәм территориаль бөтенлеген һичшиксез үтәү зарурилыгы расланды. Моннан тыш, Русия-Төркия хезмәттәшлегенең, беренче чиратта, сәүдә-икътисади өлкәдә, атом энергетикасында уртак проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы һәм транспорт тармакларында кооперацияне киңәйтү мәсьәләләре кузгатылды.

Владимир Путинның Иран Ислам Республикасы Президенты Хәсән Рухани белән дә телефон аша сөйләшүе булды. Яклар коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш проблемасы турында җентекләп фикер алыштылар. Бу уңайдан Рухани Русия тарафыннан Иранга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Коронавирус пандемиясенә һәм кризис чорында медикаментлар, җиһазлар һәм технологияләр белән тоткарлыксыз тәэмин итү өчен “яшел коридорлар” булдыруның мөһимлегенә басым ясалды.
Ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән энергетика, авыл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәләрендә эре уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы каралды.
.
Фото: life.ru
Читайте нас: