Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы белән короновирус шартларында өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Тик аны ничек алырга? Түбәндәге сорау һәм җаваплар барысына да ачыклык кертер. Сорау-җавапларның дәвамы белән иртәгә дә танышырга мөмкин булачак. Тик “Тулпар” сайтыннан аерылмагыз, дуслар!
– Биш мең сум акча кемнәргә түләнергә тиеш?
– Биш мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме өч яшькә кадәрге балалары булып, “Ана капиталы” алу хокукына 2020 елның 1 июленә кадәр ия булган барлык гаиләләргә дә тиеш. Хәтта “Ана капиталы” тулаем гаилә тарафыннан тотылып беткән очракта да, дәүләт әлеге ярдәмне күрсәтә.
– Өч яше тулган балаларга 5000 сумлык ярдәм күрсәтеләме?
– Президентның 2020 елның 7 апрелендәге Указы нигезендә, түләү өч яшькә җитмәгән балаларга гына каралган. Шул исәптән, 2020 елның апрель-июнендә 3 яшь тулачак балалар да әлеге ярдәмгә ия булачак.
– Гаиләдәге өч яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум түләү каралганмы?
– Әйе, әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрге бер бала булса, аның өчен аена 5 мең сум түләнә, ике бала булса – 10 мең сум, өч бала булса – 15 мең сум.
– Әгәр “Ана капиталы” гаилә тарафыннан инде сарыф ителгән булса, ата-ана түләүгә дәгъва итә аламы?
– Әйе. Айлык түләүгә хокук ана капиталына хокук белән турыдан-туры бәйле, хәтта аның буенча акчалар тотылган булса да. Иң мөһим шарт – гаиләдә 2020 елның 1 июленә кадәр өч яшь тулмаган бала булсын. Әлеге ярдәмгә дәгъва итәргә хокуклы затлар исемлеге белән Русия Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.
Язманың дәвамын иртәгә укырсыз!
Фото: https://ok.ru/group49491767001144/topic/151348584256824