Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, койкалар саны буенча таләпләрне үтәү өчен медицина учреждениеләрен яңадан үзгәртүгә юнәлтелгән чаралар уздырыла. Хәзерге вакытта 1610 койка әзерләнгән, алар 60 процентка кислород һәм 30 процентка үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары белән тәэмин ителгән. 28 апрельгә шундый ук 2690 койка әзер булырга тиеш.
Сәнәгать министрлыгы белән берлектә берничә килешү төзелгән, алар ярдәмендә онлайн-режимда республикага көн саен зур булмаган партияләр килә, һәм 10 майга кадәр 550 ясалма җилләтү аппараты алу күздә тотыла.
Башкортстанда 28 мартта тиз төзелә торган инфекцион үзәккә нигез салынды. Ул 25 майга әзер булыр дип көтелә. Моңа йогышлы авырулар республика хастаханәсенең хәтта 109 ел элеккеге корылмалар арасында урнашуы да сәбәп булды. Бу шактый зур, 16 мең квадрат метрда урнашкан, 100 палатага, 72 ясалма җилләтү аппаратына хисапланган медицина инфекция үзәге булачак. Гадәттән тыш хәл шартларында анда 450 пациентны кабул итеп булачак. Барлык төп конструкцияләр республика предприятиеләре тарафыннан җитештерелә.
Чыганак: kremlin.ru/events/president/news/63212.