Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2020, 23:39

Коронавируска була Җиңү парады күчерелә

Аның 24 июнь, яки 3 сентябрьдә узуы ихтимал.

– Быел планетадагы барлык планнар буталды, – диде Русия Президенты Владимир Путин Хәвефсезлек советында чыгыш ясап. – Җиңү көненә кадәр бер айдан азрак вакыт калды. 9 май безнең өчен изге, бәһасез көн. Эпидемиягә бәйле хәвеф-хәтәрләр әлегә бик югары. Һәм бу миңа парадка һәм башка чараларга әзерлекне башларга хокук бирми. Графикны үзгәртергә һәм Кызыл мәйданда парадка әзерлекне күчерергә, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан барлык массакүләм чараларны кичектерергә кушам.
Президент ел саен “Үлемсез полк” акциясенә чыгучыларга да мөрәҗәгать итте.
– Сезнең хисләр белән уртаклашам, чөнки мин сезнең белән бер сафта чыгам, – диде ул. – Аңлыйм, нәкъ менә 9 Май – Җиңү көне. Бу датаны күчерергә мөмкин түгел, без моны эшләмәячәкбез дә. Һәр гаиләдә бу көнне үз геройларын хөрмәтлиләр. Җиңү көне быел безнең халыкны берләштерер дип ышанам.
Дәүләт башлыгы бәйрәмнең кайчан узачагын әйтмәде, әмма алар һичшиксез булачак, дип вәгъдә итте. Аның сүзләренчә, 9 майга планлаштырылган барлык чаралар да узачак. Кызыл мәйданда парад һәм “Үлемсез полк” маршы мотлак булачак.
1945 елның 24 июнендә Җиңү Парады узган, ә 3 сентябрьдә японнарны җиңгәннән соң Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Бәйрәм чараларының шул көннәргә дә күчерелүе ихтимал. Шулай дип “Комсомольская правда” гәзитенең баш мөхәррире Владимир Сунгоркин фаразлый.

Фото: Regnum.ru
Читайте нас: