Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2020, 19:50

Евразия таҗлы вируска каршы

Иртәгә, 14 апрельдә, Владимир Путинның Евразия Югары икътисадый советы әгъзалары очрашуында катнашуы көтелә. Бу чара видеоконференция форматында узачак.

Төп игътибар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм Евразия Икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең икътисадый тотрыклылыгын саклау буенча уртак гамәлләр турында фикер алышуга биреләчәк.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Югары Евразия икътисадый советы әгъзаларының уртак белдерүен кабул итү планлаштырыла.
***
Бүгенге көндә Русия Федерациясендә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны – 18328 кеше. Барлыгы 1 359 993 тест үткәрелгән. (Чыганак: https://yandex.ru/web-maps/covid19).
13 апрельдә авыру очраклары 2 558 кешегә арткан.
Савыгучылар – 1470 кеше.
148 кеше вафат булган.
Авыручыларның иң күбе Мәскәү шәһәрендә – 11 513 кеше.
Башкортстан Республикасы Русия Федерациясе төбәкләре арасында 11нче урында: 107 кеше авырган, соңгы тәүлектә исә бу диагноз 23 кешедә расланган.
Иң күп авыручылар Америка Кушма Штатларында. Анда бүгенге көнгә 555 313 авыру теркәлгән, 21 878 кеше вафат булган.
Италиядә, Иранда вирус йоктыручыларның азаюы күзәтелә. Көньяк Кореядән исә өметле хәбәрләр килә: анда бу процесс тукталган.
Читайте нас: