Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2020, 11:02

Дөньяда “кара алтын” чыгару 15 процентка кимиячәк

Атна ахырында Русия Президенты Владимир Путин дөньяда иң күп нефть җитештерүче АКШ һәм Сөгуд Гарәбстаны җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрде. Нәтиҗәдә, “кара алтын” базарында бәяләрне стабилизацияләү буенча килешүгә кул куелды. Бу хакта тулырак – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путин атна дәвамында дөньяда иң күп нефть җитештерүче ил җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барды. Алар һәммәсе дә “кара алтын” базарында бәяләр төшүен туктату буенча катгый чаралар күрү кирәклегенә багышланган иде. Соңыннан ил җитәкчеләре сөйләшүенә ОПЕК+ һәм G20 оешмаларына кергән дәүләтләрнең нефть министрлары да кушылды. Ниһаять, бүген төнлә нефть хакларын стабилизацияләү буенча килешүгә кул куелды.
Килешү буенча, ОПЕК+ һәм G20 оешмаларына караган дәүләтләр нефть чыгаруны 15 процентка киметәчәк. Хәтерегезгә төшерәбез, март башында узган сөйләшүләрдә Русия һәм Сөгуд Гарәбстаны бу мәсьәләдә уртак тел таба алмаган иде. Шуның аркасында, дөньяда нефть җитештерү кискен артып китте, ә “кара алтын”га ихтыяҗ коронавирус таралып, иң алдынгы илләрнең икътисади активлыгы түбәнгә таралу сәбәпле, нык кимеде. Нәтиҗәдә, Brent сортлы нефть бәясе 2002 елдан соң беренче тапкыр 22 доллардан да түбәнрәк төште.
Шулай итеп, май – июнь айларында дөньяда нефть җитештерү көненә 15 миллион баррельгә кимиячәк. Әле ул 70 миллион баррель тәшкил итә. Русия һәм ОПЕК+ оешмасына караган илләр “кара алтын” чыгаруны 10 миллион баррельгә киметәчәк, ә АКШ, Канада, Норвегия, Мексика кебек илләр аны 5 миллион баррельгә киметүне үз өсләренә алачак.
Әлеге хәбәр нефть бәяләренә бик уңай тәэсир ясады. Алар төн эчендә 1,5 тапкырга үсте, дип хәбәр итә РБК мәгълүмат агентлыгы.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия бюджеты нефть бәяләре белән тыгыз бәйле. Ул җиренә җиткереп үтәлсен өчен бер баррель нефть бәясе 42 доллардан да түбән төшмәве кирәк.
Фото: Twitter.com
Читайте нас: