Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2020, 13:10

Русия хәрби техникасы көндәшлеккә сәләтле

РФ Президенты В. Путин хәрби техника өлкәсендә чит ил дәүләтләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия утырышын уздырды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та катнашты.Фотода: Русиянең А-100 яңа буын ерак радиолокацион эзләү самолеты.

Утырыш оборона-сәнәгать комплексының кайбер предприятиеләре җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында узды.
Президентны бүген багланышларның ничек төзелүе, сәнәгать предприятиеләре, төбәкләр хакимияте һәм холдингларның үзәк офислары һәм Хөкүмәт арасында эшнең ничек төзелүе кызыксындырды. Карантин белән бәйле бүгенге чикләүләр кысаларында үзара бәйләнешләрнең ни хәлдә булуын белеште.
В. Путин билгеләвенчә, продукцияне халыкара корал базарларына чыгару шанслары предприятиеләрнең эш нәтиҗәсенә бәйле. Халыкара көндәшлек биредә бик югары. Глобаль икътисадка тискәре йогынты ясаган коронавирус инфекциясе таралу да өстәмә куркынычлар тудыра.
Үткән елгы күрсәткечләр яхшы. Чит илгә 15 миллиард доллардан артык суммага хәрби техника озатылган. Заказлар портфеле бүген 55 миллиард доллардан артык тәшкил итә. Партнерлар арасында – дөньяның йөзгә якын иле. Африка дәүләтләре белән бер миллиард долларга якын гомуми суммага яңа контрактлар имзаланды. Русиядә җитештерелгән коралны хәрби куллануның уңышлы тәҗрибәсе Сүриядә расланды. Аның нәтиҗәлелеге, төгәллеге, ышанычлылыгы һәм куллануда гадилеге – дөнья корал базарында ихтыяҗны билгели торган сыйфатлар.
В. Путин киләчәктә дә Русия хәрби техникасының көндәшлеккә сәләтле булырын һәм аңа ихтыяҗ сакланачагына ышаныч белдерде.
Видеоконференциядә Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та катнашты.
"Республикада без оборона-сәнәгать комплексы системасына керә торган барлык предприятиеләр белән күптәннән элемтәне җайга салдык. Бездә шундый ундүрт предприятие бар. Хәзерге вакытта барлык предприятиеләр дә эштә.
Без бүген, безнең карашыбызча, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү буенча эшне көчәйтергә кирәк булган очракларны карадык. Һәм шуңа бәйле рәвештә ведомствоара комиссия төзедек, ул иртәгәдән бирле күзәтү эшенә керешә. Гомумән алганда, эш күләме һәм җитештерү буенча күрсәткечләребез бу елда начар түгел.
Хөрмәтле Владимир Владимирович, мин сезгә моңарчы хәбәр иткән предприятие өчен рәхмәт әйтергә телим. Шуннан соң бездә эшләр күләме шактый артты, Ростех белән берлектә яңа карарлар таптык. Предприятие яхшы эшли. Мин узган атнада бу предприятиедә булдым, алар яңа тәҗрибә үрнәген күрсәттеләр, шуңа күрә анда кәеф яхшы.
Тулаем алганда, оборона-сәнәгать комплексы системасы буенча вәзгыять болай: безнең үзара хезмәттәшлек тыгыз җайга салынган, без Русия Федерациясе Сәнәгать министрының урынбасарлары белән эшлибез, һәркем үз вазыйфаларын белә. Шуңа күрә, Владимир Владимирович, ниндидер аерым сораулар юк. Рәхмәт“, – диде Радий Фәрит улы үз чыгышында.
Фоточыганак: Бериев исемендәге ТАНТК.
Читайте нас: