Очрашуда хөкүмәт һәм Президент хакимияте җитәкчеләре, Президентның федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары катнашты.
Бу максатларга кирәкле федераль ярдәм инде бүлеп бирелгән һәм регионнарга кергән. Шул исәптән 33 миллиард сумнан артык акча хастаханәләрдә, йогышлы авырулар бүлекләрендә өстәмә махсуслаштырылган, тулысынча җиһазландырылган урыннар булдыруга юнәлдерелгән. Тагын 13 миллиард сум медицина техникасы, шул исәптән үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратларын, шулай ук апрель аенда ук төбәкләргә килә башлаячак реанимобильләрне һәм ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алуга бүлеп бирелгән.
Коронавирус йогышы белән авырган пациентлар белән турыдан-туры эшләүче табиблар өчен өстәмә акча биреләчәк. Урта медицина персоналы – фельдшерлар, шәфкать туташлары өчен – 50 мең сум. Кече медицина персоналы өчен аена 25 мең сум. Коронавирус белән авыручы ашыгыч ярдәм табибларына килгәндә, алар аена 50 мең сум акча алачак. Фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм водительләр – 25 мең сум.
Шулай ук ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен бишәр мең сум күләмендә өстәмә түләүләр бирелә башлаячак.
Агымдагы елның 1 мартыннан соң эшен югалткан һәм эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать иткән барлык кешеләргә апрель, май һәм июнь айларында эшсезлек буенча пособиеләр түләнәчәк.