Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2020, 12:31

Балаң бармы? Биш мең сум акча ал!

Русия Президенты Владимир Путин “Ана капиталы” алуга хокуклы гаиләләргә өстәмә матди ярдәм күрсәтү турындагы Указга кул куйды. Аның буенча күп кенә гаиләләр биш мең сум күләмендәге ярдәм алачак. Указның нечкәлекләре турында – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путин “Ана капиталы” алуга хокуклы гаиләләргә өстәмә матди ярдәм күрсәтү турындагы Указга кул куйды. Документ Кремльнең сайтында урнаштырылган. Өстәмә ярдәмнең кирәклеге турында Президент коронавирус буенча халыкка беренче мөрәҗәгатендә үк әйткән иде.
Указ буенча, апрель – июнь айларында 2020 елның 1 июленә кадәр туган һәм Русия гражданлыгына ия булып, биредә яшәгән өч яшькә кадәрге балаларга 5000 сум күләмендәге матди ярдәм күрсәтелергә тиеш. Ачыклык кертеп үтик, әлеге түләүләр ай саен башкарыла, ягъни һәр бала өч ай эчендә 15000 сум күләмендәге ярдәм алырга хокуклы.
Әлеге сумма гаиләгә башка төрле социаль ярдәм күрсәтелгәндә, гаиләнең керемнәре исәбенә кертелми. Биш мең сумлык матди ярдәмгә хокуклылар 2020 елның 1 октябренә кадәр Русия Пенсия фондының урындагы бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Фото: Kleo.ru
Читайте нас: