Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2020, 22:05

Русия Президентында коронавирус юк, ул эшчәнлеген дәвам итә

Русия Президенты соңгы көннәрдә үзизоляциядә булса да, дәүләт эшләрен башкаруын дәвам итә.

Ил башлыгы даими рәвештә коронавируска тестлар тапшыра һәм үзен яхшы хис итә дип белдерә дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Эш шунда, Коммунаркадагы йогышлы авырулар үзәгенең баш табибы Денис Проценконың коронавирус йоктыруы турындагы хәбәр расланган иде. Ә бер атна элек табиб белән Владимир Путин аралашкан булган.
Русия Президенты соңгы көннәрдә үзизоляциядә булса да, дәүләт эшләрен башкаруын дәвам итә.
Ил Президенты Владимир Путинның соңгы карарларына килгәндә, ул Русиядә эшләми торган көннәрне бер айга озайту турында халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.
Бүген 3 апрель ул Камчатка крае губернаторын вазыйфасыннан бушатуы һәм аның урынына вакытлыча җитәкче билгеләве турында фәрманга кул куйды. Ә 2 апрель Коми республикасы башлыгының эшчәнлеген туктаткан иде.
Русия Президенты, шулай ук, соңгы көннәрдә Көньяк Африка Республикасы президенты Сирил Рамафоза һәм Сербия Президенты Александр Вучиче белән телефон аша сөйләшүләр уздырды. Президент сәламәт һәм эшчәнлеген дәвам итә.
Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: