Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2020, 15:23

«Ана капиталы»н алуда шәп яңалык!

Март башында Русия Президенты Владимир Путин “Ана капиталы” программасын киңәйтү турындагы законга кул куйды. Әлеге программа 2026 елның ахырына кадәр дәвам итәчәк. 15 апрельдән башлап бу программада бик мөһим һәм файдалы үзгәреш гамәлгә керә. Бу хакта тулырак – сайтта!

Исегезгә төшерәбез, Русиядә беренче балалары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап дөньяга килгән, яисә уллыкка (кызлыкка) алынган гаиләләргә 466 617 сум “Ана капиталы” түләнелә. Шушы ук чорда икенче балалары туган гаиләләргә “Ана капиталы” 150 000 сумга арттырылып, 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр гаиләгездә 2007 елның 1 гыйнварына кадәр, ягъни “Ана капиталы” кергәнче, туган ике бала булып, быел өченчесен тапкансыз икән, шулай ук 616 617 сум акча алу хокукына иясез.
Ә яңалык шул: 15 апрельдән башлап, “Ана капиталы”н алу өчен ата-анага гариза тутырып, төрле инстанцияләр буенча белешмә җыеп йөгереп интегергә туры килмәячәк. Хәер, бу быелгы коронавирус шартларында мөмкин дә түгел.
Хәзер яңа туган бала һәм аның ата-анасы турында мәгълүматны Русия Пенсия фонды Гражданлык халәтен теркәү актларының бердәм реестрыннан үзе алачак. Ата-аналарның күпчелегенә хәтта гариза язарга да туры килмәячәк. Гаилә барлык тиешле таләпләргә дә туры килә икән, “Ана капиталы”н алуга хокук бирүче сертификат әзерләнеп, аны килеп алу кирәклеге турында хәбәр җибәреләчәк. Ана кеше “Госуслуги” порталында теркәлгән булса, эш тагын да җиңеләя. Сертификат әзер булу белән, бу хактагы хәбәр аның шәхси кабинетына һәм телефонына җибәреләчәк. Шулай итеп, озаклап чиратларда торуның бер хәҗәте дә калмый.
Әгәр инде Гражданлык халәтен теркәү актларының бердәм реестрында яңа туган бала турында, ни сәбәпледер, бер мәгълүмат та булмаса һәм ана “Госуслуги” порталында теркәлү үтмәгән булса, искечә эш итәргә кала. Ата-ананың берсе, кирәкле документларны җыеп, шәхсән урындагы Русия Пенсия фонды бүлекчәсенә, яки күпфункцияле үзәкләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Хәер, бу очракта да яхшы яңалык бар: сертификатны әзерләү вакыты әлеге 15 көннән 5 көнгәчә кыскара. Бала уллыкка (яки кызлыкка) алынган очракта да, “Ана капиталы” артыннан үзегезгә йөрергә туры киләчәк.
Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2020 елда “Ана капиталы”н түләү өчен фонд бюджетыннан 112 миллиард сум акча бүленәчәк. 2021 елда моңа чыгымнар – 193,1 миллиард, 2022 елда 282,7 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.
Яңа закон буенча, хәзер бу акчаны бакча участогында торак йорт салу өчен дә файдаланырга мөмкин. Моның өчен бары тик җирнең законлаштырылган булуы һәм торак төзүгә рөхсәт алу гына кирәк.
Шулай итеп, кимендә 2026 ел азагына кадәр дөньяга килгән сабыйлар дәүләт ярдәмен тоеп үсәчәкләр.
Фото Oka.fm сайтыннан алынды.
Читайте нас: