Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2020, 13:15

Президентның Игорь Шуваловка ике соравы

Внешэкономбанкның хәле ничек? Ул гомумдәүләт проектларында ничек катнаша?Фотода: «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов.

Владимир Путин «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән эшлекле очрашу уздырды. Банкның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре, агымдагы эшчәнлек турында фикер алыштылар.
Президент Игорь Шуваловка ике сорау юллады: “Беренчесе: бүген Внешэкономбанк нинди хәлдә? Ә икенчесе: сез учреждениенең төп миссиясенә һәм гомумдәүләт проектлары буенча эшкә ничек карыйсыз?”
И. Шувалов болай дип җаваплады: “Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезнең «ВЭБ.РФ» финанс тотрыклылыгын тәэмин итү йөкләмәсе үтәлде, һәм 2019 ел ахырына Хөкүмәт ярдәмендә һәм Федераль Җыен белән бюджет канунчылыгына төзәтмәләр юлы белән хезмәттәшлек итеп, без халыкара хисап буенча капитал җитәрлек булуга ирештек, МСФО буенча (финанс отчетының халыкара стандартлары) шундый хәлдәбез ки, без элек җәлеп ителгән тышкы бурычны түләргә генә түгел, ә 2018 елның маенда Президент указлары белән билгеләнгән гомумдәүләт үсеш программасында да актив катнашырга да сәләтле.
Безнең счетларда ликквидлык җитәрлек дәрәҗәдә, һәм бу яктан без хәзер тулысынча сәламәт, нормаль хәлдә. Һәм без хәзер 2019 елда планлаштырылган проектлар буенча гына түгел, ә үсешнең гомумдәүләт максатларына ирешү буенча Хөкүмәт эшендә тагын да активрак катнашырбыз дип ышанабыз.
...Без хәзер эшне тулысынча үзгәртеп төзедек һәм Россия Федерациясенең эре кредит оешмалары белән көндәшлек итмибез, мондый хәл башка юк (...)
Быел бизнес-модель буенча без коммерция банклары тарафыннан 300 миллиард сумнан да ким булмаган кредитлауга ярдәм итәргә тиеш”.
Игорь Шувалов фикеренчә, шәһәрләрдә эшләүгә игътибарны юнәлтә торган этап килеп җитте. Мәскәү һәм Петербургтан кала, илнең 100 шәһәрендә идарә командаларын укыту программасы эшләтеп җибәреләчәк. Бу – муниципалитетлар белән эшне конкретлаштыру, гомумдәүләт проектларының һәр гаилә тормышына барып җитүен тәэмин итү җәһәтеннән уйлана.
Читайте нас: