Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2020, 13:35

Апрель пенсияләре – мартта!

Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы белән апрель ае өчен пенсия акчалары һәм өстәмә түләүләр өлкәннәребезгә вакытыннан алда барып җитәчәк. Дөресрәге, күпләр аларны кулларына алды да инде. Бу хакта тулырак – сайтта!

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, “Сбербанк” һәм “Уралсиб” банклары аша пенсия алучы өлкәннәрнең банк исәпләренә апрель ае өчен тиешле акчалар 30 мартта ук күчерелде. Моңа өстәп, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75000 һәм 50000 сумлык өстәмә түләү дә ала. Шулай ук ветераннарга ел саен бирелә торган 10000 сумлык түләүләр дә аларның банк исәпләренә кереп ятты.
“Русия почтасы” аша пенсия алучылар исә бу акчаларны 1 апрельдән башлап почта бүлекчәләрендә кулларына алачак.
Апрель ае өчен пенсиягә һәм өстәмә түләүләргә Башкортстанда 20 миллиард 400 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе 1 миллион 199 мең пенсионерны хезмәтләндерә. Аларның 64,0 проценты үз акчаларын –почта бүлекчәләре аша, 35,5 проценты – банк оешмаларыннан, 0,5 проценты социаль һәм холык төзәтү оешмалары аша ала.
Русия Президенты Владимир Путинның югарыда аталган Указы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек чараларын үз эченә ала.
Фото: Vpravda.ru
Читайте нас: