2020 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 6,1 процентка арта. Алар белән бергә чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча дәүләт пенсияләре; хәрби хезмәт узганда балаларын я ирләрен – бердәнбер туендыручыларын югалткан ата-аналарның һәм тол хатыннарның пенсияләре; Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларының пенсияләре; радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының картлык буенча пенсияләре, шулай ук социаль пенсияләр үсешенә бәйле булган башка түләүләр арта.
Шулай ук Русия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Русия Федерациясе Хезмәт Геройларына, өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән гражданнарга, "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены белән бүләкләнгән гражданнарга ай саен өстәмә түләү күләмнәре индексацияләнәчәк.
Республиканың 98 500 пенсионеры югары күләмдә пенсия алачак. Шуларның 92600е – социаль пенсия ияләре. Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ белдерүенчә, шушы максатта республикага аена 58 миллион сум акча кирәк. Бу акчалар белән Фонд казнасы тулысынча тәэмин ителгән, дип белдерде Фоат Галәветдин улы.
Фото: Dobroe.bezformata.com