Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2020, 20:55

Үтәлгән вәгъдә яхшы

Өч яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә 5әр мең сум күләмендә өстәмә айлык түләүләр, вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек һәм эшсезлек буенча пособиеләрнең күләмен хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә кадәр арттыру көтелә.Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Владимир Путинның 2020 елның 25 мартында халыкка мөрәҗәгать итү йомгаклары буенча Хөкүмәткә йөкләмәләр исемлеге расланды.

Йөкләмәләр исемлегендә аерым алганда, 3 яшькә кадәр балаларга, вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек, эшсезлек буенча пособиеләргә кагылышлы пунктлар бар.
Мәсәлән:
– федераль бюджет исәбеннән 2020 елның 1 апреленнән башлап ана (гаилә) капиталы алуга хокуклы булган гаиләләргә ай саен 3 яшькә кадәрге һәр балага 5әр мең сум күләмендә өстәмә түләүләр бирү;
– 2020 елның 31 декабренә кадәр вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособиенең минималь күләмен хезмәт өчен минималь түләүнең кимендә бер күләме дәрәҗәсендә билгеләү;
эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә кадәр 2020 елның 31 декабренә кадәрле чорга арттыру;
– зыян күрүче, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә зыян күрүче икътисад тармаклары исемлеген билгеләргә;
– шул тармакларда эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына салым һәм салым буенча аванс түләүләре (өстәлгән бәягә салымнан тыш) түләү срокларын, махсус салым режимнарында каралган салымнарны түләү срокларын да кертеп, алты айга озайту һәм башкалар.
Русия Федерациясе Хөкүмәтенә, бу чараларны үтәү өчен, Русия Федерациясенең закон һәм башка норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертүне тәэмин итү йөкләтелде.
Тулы мәгълүматка сылтанма: http://kremlin.ru/events/president/news/63080
Читайте нас: