Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2020, 12:12

Утны сүндереп утырыйк

Һәр елны мартның соңгы шимбәсендә “Җир сәгате” акциясе үткәрелә.

Һәр елны мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычы белән “Җир сәгате” акциясе үткәрелә. Ул һәр төрле дәүләт халыкларының энергия ресурслар саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген гәүдәләндерә. Быел ул 28 март уза. Утны хәтта Кремльдә дә сүндерәләр.
“Җир Сәгате” глобаль экологик акциясе кысаларында Мәскәү вакыты белән 20.30 дан 21.30 га кадәр Президентның рәсми резиденциясе – Мәскәү Кремленең тышкы яктыртуы сүндерелә. “Җир сәгате” – Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) ел саен үткәрә торган халыкара чарасы, аның төп максаты – әйләнә-тирәлеккә сакчыл, җаваплы караш формалаштыру. Акциягә кушылган кешеләр бер үк вакытта ирекле рәвештә бер сәгатькә утны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерәләр, шулай ук төрле илләрнең танылган архитектура корылмаларында декоратив утлар сүндерелә. “Җир сәгате” киңколачлы чара булып тора. Узган 2019 елда аны 190 илдә 7500дән артык шәһәр хуплады, бер сәгатькә 18 меңнән артык объектның уты сүндерелде. Русия Президенты Владимир Путин карары буенча, Мәскәү Кремле “Җир сәгате” акциясендә 2013 елдан бирле катнаша. Бу чарага һәрберебез кушыла ала.
Фото: mosday.ru
Читайте нас: