Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2020, 19:10

Изгелек җирдә ятмый

Русия НАТОга кергән һәм үзенә санкция игълан иткән илгә ярдәм кулы суза.

Русия Владимир Путин тәкъдиме белән Италиягә гуманитар десант җибәргән иде. Аңа заманча җиһазлар белән табиблар, вирусолог һәм эпидемиологлардан торган 8 төркем кергән. Алар барысы да хәрбиләр. Италиядә десантның хәрбиләр булуына бик басым ясалмый, чөнки алар НАТО әгъзасы булып тора. НАТОга кергән илгә Русия хәрбиләренең ярдәм күрсәтүен Германия журналистлары сенсация дип кабул итте. Шуңа өстәп Италиянең безнең илгә Америка куйган санкцияләргә дә кушылуын онытмаска кирәк. Италиягә Европа берлеге буенча “дуслары” ярдәм кулы сузмаган бер мәлдә, “дошман” Русия авыр чакта ярдәм кулы сузды.
Италия ягы Русия ягының оперативлыгы һәм мөмкинчелегенә соклану белдергән. Аларның аэропорты ике сәгатькә бер генә самолет кабул итү сәләтенә ия. Шуңа самолетлар Мәскәү өлкәсенең Чкалов аэродромыннан ике сәгать аралык белән очканнар. Безнең десант бер сәгатьтә 20 мең квадрат метр мәйданга, яки 350 машинага дезинфекция үткәрү мөкинчелегенә ия. Италиялеләрдә андый мөмкинчелеккә ия техника юк. Барлыгы 20 шундый машина һәм бер мобиль лаборатория Бергамо шәһәрендә эшкә керешкән.
Русиянең үзендә чир тарала башлаган чорда чит илгә ярдәм кулы сузучыларга тәнкыйть белән караучылар да бар. Русиядә андый дезинфекция ясый торган тагын 2 мең машина һәм 14 мобиль лаборатория бар. Ягъни, тыл ышанычлы. Бер лаборатория сәгатенә коронавирустан 100 тест үткәрү сәләтенә ия.
Чынлыкта Русия хәрбиләре НАТО һәм санкция күрсәтүче илгә түгел, ә Италиянең гади халкына ярдәм итә. Бу сәяси түгел, ә гуманитар чара. Ул Русия белгечләренә коронавирусны “эчтән” белергә, яңа технология һәм медицина җиһазларын сынау өчен практик файдага да ия. Изгелек җирдә ятып калмый, инде Италия халкы арасында Американың тыюларыннан баш тартырга чакырган кешеләрнең дә көннән-көн күбәя баруы билгеле. Италиягә очучы Русия самолетларына күге аша очарга рөхсәт итмәгән Польша Римның бу адымын НАТОны җимерү дип кабул иткән.
Фото: Министерство обороны РФ / РИА Новости.
Читайте нас: