Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2020, 20:45

Коронавирус белән авыручылар артуга бара

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус вәзгыяте уңаеннан русиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгачак.

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә русиялеләргә мөрәҗәгать итү эшен тәмамлый. Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
Якын көннәрдә дәүләт башлыгы чыгышын телевидение аша күрсәтәчәкләр.
Кичә Владимир Путин Коммунаркадагы йогышлы авырулар хастаханәсендә булды һәм коронавирус белән бәйле проблемаларга багышланган ике киңәшмә үткәрде. Чәршәмбе көнне президент Санкт-Петербургка сәфәрен кире какты һәм Мәскәүдә калды.
Шул ук вакытта пәнҗешәмбегә билгеләнгән чаралар үз көчендә кала.
Русиядә COVID белән авыручыларның гомуми саны 658кә җиткән, аларның 410ы – Мәскәүдә, Башкортстанда – 4? Татартстанда – 7 кеше авырый. Русиядә бер тәүлек эчендә 163 авыру ачыкланган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе бүлеге башлыгы Олег Мәүлетов сүзләренә караганда, зарарланучылар covid-2019 вирусын чит илдән алып кайтканнар. Элегрәк бер ир-ат Мәскәүдә инфекцияне эләктергән дип белдерелгән булган. Әмма хокук саклау органнары ярдәме белән пациент соңгы 14 көн эчендә Европага сәфәрен яшереп калуы ачыкланган.
Фото: golos.io
Читайте нас: