Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2020, 13:25

Якташ язучы – Президент премиясе лауреаты!

2019 елда балалар һәм үсмерләр өчен иҗат ителгән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен Русия Федерациясе Президенты премиясе лауреатлары арасында безнең якташыбыз да бар. Ул тумышы белән Туймазы районыннан.

Владимир Путин Президент премиясе турында указларны имзалады. Бу премия яшь мәдәният эшлеклеләренә һәм 2019 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗат ителгән әсәрләргә бирелә.
2019 елда балалар һәм үсмерләр өчен иҗат ителгән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен Русия Федерациясе Президенты премиясе лауреатлары арасында безнең якташыбыз да бар. Ул – Камил Җиһаншин. Указ текстында әйтелүенчә, язучы бу премия белән ватан балалар әдәбиятының гуманистик традицияләрен үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнә.
Камил Җиһаншин – Башкортстанның халык язучысы, Русия һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев премиясе лауреаты. Урыс телендә иҗат итә. Әсәрләре: «Маха, или История жизни кунички», «Тайга хикәяләре», «Щедрый Буге», «Боцман. «Скитники», «Золото Алдана». Язучы үзенең повестьларында табигатьнең гүзәллеген, старообрядецлар язмышын сурәтли. К. Җиһаншинның әсәрләрен башкортчага Әмир Әминов тәрҗемә иткән.
1950 елның 15 мартында БАССР Кандра районы Кандра-Әмин (хәзер Туймазы районы Кандра) авылында хәрби офицер гаиләсендә туган. Балачагы һәм үсмер чагы Ерак Көнчыгышта үткән. Ерак Көнчыгыш политехника институтында укый, Горький политехник институтын тәмамлаган. «Башнефть» элемтә идарәсендә радиоэлемтә инженеры, Хабаровск крае Лазо районы промысел хуҗалыгында аучы, БАССР көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгында элемтә хезмәте башлыгы булып эшли. «Кыргый җәнлекләрне яклау республика фонды» рәисе. «Урманны яклаучы» (Рыцарь леса) , «Уфа сусары» (Уфимская куничка), «Туймазы районы сәләтле балалары» (Юные дарования Туймазинского района) премияләрен гамәлгә куючы.
Рус географик җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсенең мактаулы рәисе. 2018 елдан Русия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.
Камил Фәрухша улын котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез!
Фото язучының шәхси сайтыннан алынды (http://www.ziganshin.ru/biography).
Читайте нас: