Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2020, 18:49

Русия вирусологлары Италиягә оча

Русия Италиягә коронавируска каршы сугышка сигез бригада җибәрә.

Узган шимбә Русия ягы башлангычы буенча Владимир Путинның Италия министрлар Советы Рәисе Джузеппе Конте белән телефон аша сөйләшкән иде. Анда коронавирус пандемиясе тирәсендәге хәлләр, шулай ук ике илдә дә инфекция таралуга каршы күрелә торган чаралар турында сүз барды. Владимир Путин Италия җитәкчелегенә һәм халкына Италия Республикасында килеп туган бик авыр эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә рухи һәм гамәли яклау күрсәтүен белдерде.
Яклар коронавирус белән көрәштә тыгыз хезмәттәшлек итү турында килеште. Италия ягы мөрәҗәгатенә җавап итеп, Русия Президенты тиешле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә әзер булуын раслады һәм аның конкрет параметрларын бәян итте. Аерым алганда, “КАМАЗ” базасында, транспортны һәм территорияне аэрозольле дезинфекцияләү өчен, медицина һәм башка җиһазлар, шулай ук илнең иң зыян күргән районнарында практик ярдәм күрсәтү өчен Русия белгечләре бригадаларын җибәрү планлаштырыла. Бу тәэмин итү Оборона министрлыгы линиясе буенча, Русия Федерациясенең Һава-космик көчләре самолетларын җәлеп итеп башкарылачак.
Русиянең Һава-космик көчләре, коронавируска каршы көрәш максатларында, вирусологлар һәм җайланмалар бригадаларын Италиягә китереп җиткерү өчен Мәскәү өлкәсенең Чкаловский аэродромында тугыз Ил-76 хәрби-транспорт самолеты туплаган. Оборона министрлыгы коронавируска каршы көрәштә Вирусология һәм эпидемиология өлкәсендә 100гә якын белгечне, шулай ук дезинфекция чараларын диагностикалау һәм үткәрү җайланмалары булган сигез табиб-шәфкать туташлары бригадасын Италиягә җибәрәчәк.

Фото: Юрий Смитюк /ТАСС
Читайте нас: