Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2020, 11:05

Русия, Сүрия һәм Казахстан Президентлары ни турында сөйләште?

Владимир Путинның телефоннан халыкара сөйләшүләре.

Сүрия Президенты Башар Асад белән телефон сөйләшүе Сүриядәге вәзгыятькә багышланды. Шул исәптән Идлиб зонасында хәлне тотрыкландыру буенча 2020 елның 5 мартында кабул ителгән Русия-Төркия килешүләрен гамәлгә ашыру контекстындагы чаралар каралды. Моннан тыш, Сирия Конституция комитеты кысаларында сәяси процессны үстерү мәсьәләләре, шулай ук Сүриягә гуманитар ярдәм итү тематикасы күтәрелде. Владимир Путин Башар Асадны мөселман бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мигъраҗы кичәсе белән котлады. Шулай ук Русия белән Сүрия арасында булган төрле дәрәҗәләрдәге элемтәләрне дәвам итү турында сөйләшенде.
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән сөйләшү Казахстан ягы инициативасы белән булды. Владимир Владимирович Путин һәм Касым-Жомарт Токаев Русия Федерациясендә һәм Казахстанда инфекция таралуны булдырмау буенча ясалган адымнар турында фикер алыштылар. Чикләү чаралары кертелүгә бәйле төрле проблемаларны хәл иткәндә, гомумән, коронавирус пандемиясе белән көрәштә үзара хезмәттәшлекне үстерү, һәртөрле проблемаларны тыгыз координацияләү турында сүз барды.
Читайте нас: