Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2020, 14:53

Моңа кадәр Конституциягә үзгәрешләр кертелгәнме?

Кертелгән икән шул. 22 апрельдә тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән үзгәрешләр беренчеләрдән түгел. Бу хакта тулырак - сайтта.

Русиянең гамәлдәге Конституциясе 1993 елда бөтенхалык референдумында кабул ителде. Анда 58 миллионнан артык кеше катнашты.
Әлеге Конституция берничә тапкыр төзәтелде. 1996 елдан алып 2008 елга кадәр Төп Законга Русия Федерациясе субъектларын эреләндерүгә, шулай ук аларның исемнәрен үзгәртүгә бәйле үзгәрешләр кертелде.
2009 елда Президент кәнәфиен биләү срогы 6 елга кадәр киңәйтелде. Элек ул 4 елга гына сайлана иде. Дәүләт Думасы депутатлары исә 5 елга сайлана башлады. Элек алар 4 елга сайлана иде. Шулай ук Хөкүмәт үзенең эш нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасы алдында даими хисап тотарга тиеш булды.
2014 елда Конституциягә Русия составына Кырым һәм Севастопольнең кертелүенә, федераль сенатор вазифасы пәйда булуына бәйле үзгәрешләр кабул ителде.
Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасында ил Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуын билгеләп, андагы күп кенә мәддәләрнең заман чынбарлыгына туры килмәвен, шуңа күрә аңа үзгәрешләр кертү кирәклеген ассызыклады.
Хәтерегезгә төшерәбез, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш. Бу көн ял көне булачак. Тавыш бирүгә бу үзгәрешләр аерым-аерым түгел, ә барысы бергә – “пакет” белән тәкъдим ителәчәк.
Фото: Tomsk.sm-news.ru
Читайте нас: