Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2020, 12:42

Конституция Суды Төп Законга үзгәрешләр кертүне хуплады

Кичә Конституция суды Төп Законга кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең әлегә кадәр эшләп килгән Конституциягә туры килүен үзенең карары белән раслады.

Хәтерегезгә төшерәбез, Конституциягә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән Русия Президенты Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль Җыелышка Юлламасында чыгыш ясаган иде. Үзгәрешләр дәүләт корылышының төрле өлкәләренә кагыла. Аерым алганда, хәзер Русиядә минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Моның өчен дәүләт җаваплы.
Шулай ук аерым мәддәләр күпсанлы бәхәсләр тудырды. Алар исәбенә дәүләт хасил итүче халык буларак бары тик урысларны гына атау; Конституциягә “Бог” төшенчәсен кертү, Владимир Путинга 2024 ел Президент сайлауларында катнашырга рөхсәт итү керә.
11 мартта Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы Закон проекты Дәүләт Думасында соңгы, өченче укуда тикшерелгән иде. Шул ук көнне ул Федерация Советы тарафыннан хупланды. Атна ахырында ул ашыгыч рәвештә Русиянең төбәк парламентларында тикшерелде һәм аларның барысында да яклау тапты. Татарстанда, мәсәлән, бердәнбер депутат аңа каршы чыгыш ясады. Ул – шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Ул Конституция проектында бары тик бер халык – урыс милләте генә дәүләт барлыкка китерүче итеп күрсәтелүенә ризасызлык белдереп, моны илнең федератив корылыш принципларын бозу дип бәяләде.
Хәзер инде мондый бәхәсләргә чик куелды. Конституция суды карары барлык дәүләт оешмалары тарафыннан да үтәлергә тиеш.
Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш. Бу көн ял көне булачак. Тавыш бирүгә бу үзгәрешләр аерым-аерым түгел, ә барысы бергә – “пакет” белән тәкъдим ителәчәк.
Фото Gorodvo.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: