Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2020, 11:10

1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә федераль түләүләр башлана

В. Путин Мәгариф министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашу үткәрде.Фотода: РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов.

С. Кравцов Президентка түбәндәгеләрне хәбәр итте: элекке министр Ольга Юрьевна Васильева эше белән тулы дәвамчылык тәэмин ителә, Президентның май указлары һәм 2012, 2018 елгы указлары үтәлешенә мониторинг уздырыла.
Педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы мәсьәләсе даими контрольдә, монда бернинди тоткарлыклар да булмаячак. Шулай ук былтыр «Мәгариф» милли проектының барлык нәтиҗәләренә ирешелгән һәм быел да барлык нәтиҗәләргә ирешеләчәк.
Шулай ук В. Путинның гыйнвар Юлламасы буенча да эш башланган.
Министр сыйныф җитәкчеләре исеменнән 1 сентябрьдән күрсәтеләчәк ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Билгеле булуынча, төбәк һәм муниципаль түләүләргә өстәп янә биш мең сум түләнәчәк, һәм бу төгәл контрольдә тотылачак. Барлык документлар әзер инде, һәм 1 сентябрьдән федераль түләүләр башлана.
В. Путин, федераль бюджеттан түләүләр башланганнан соң сыйныф җитәкчелеге өчен төбәк өстәмәләрен төшерергә ярамый, дигән күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен җаваплылык турында оныттырмаска кушты.
С. Кравцов хезмәт хакларының ай саен мониторингта тотылачагын вәгъдәләде. Быел сыйныф җитәкчеләренең беренче форумы үткәрелергә планлаштырыла.
Икенче мөһим бурыч – кече сыйныф мәктәп укучыларының туклануын оештыру. Монда Финанс министрлыгы тарафыннан бөтен чаралар каралган, Хөкүмәттә эшче төркем булдырылган, һәм шулай ук бу йөкләмә үтәләчәк. Ашау тәмле, сәламәт һәм файдалы булсын өчен, ата-аналар комитетлары белән дә фикер алышу үтәчәк.
Өченче сорау – төзелеш эшләре. Мәктәпләр, балалар бакчалары төзү һәм мәҗбүри лицензияләү, срокларны сузмау – өстенлекле бурычлар.
Балалар бакчалары демографик вәзгыять булган урында төзеләчәк, балалар бакчаларына чиратлар барлыкка килү кисәтеләчәк. Бу да мониторингта тотыла.
Чыганак: kremlin.ru.
Читайте нас: