Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2020, 19:11

Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы Законны имзалады

Хәзер документ Конституция судында каралачак. Биредә аның гамәлдәге Конституциягә туры килүе тикшереләчәк.

Шулай итеп, Конституция “эпопеясе” ахырына якынлаша. 11 мартта Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы Закон проекты Дәүләт Думасында соңгы, өченче укуда тикшерелгән иде. Шул ук көнне ул Федерация Советы тарафыннан хупланды. Атна ахырында ул ашыгыч рәвештә Русиянең төбәк парламентларында тикшерелде һәм аларның барысында да яклау тапты. Татарстанда, мәсәлән, бердәнбер депутат аңа каршы чыгыш ясады. Ул – шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Ул Конституция проектында бары тик бер халык – урыс милләте генә дәүләт барлыкка китерүче итеп күрсәтелүенә ризасызлык белдереп, моны илнең федератив корылыш принципларын бозу дип бәяләде.
Бүген исә әлеге Закон Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Хәзер документ Конституция судында каралачак. Биредә аның гамәлдәге Конституциягә туры килүе тикшереләчәк. Әгәр Закон илнең Төп Канунына ярашлы дип табылса, ул бөтенхалык хөкеменә чыгарылачак.
Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш. Бу көн ял көне булачак. Тавыш бирүгә бу үзгәрешләр аерым-аерым түгел, ә барысы бергә – “пакет” белән тәкъдим ителәчәк.
Фото: Reuters
Читайте нас: