Барлык яңалыклар
Новости
12 март 2020, 11:35

Дөнья үзгәрә шул

Таҗлы вирус очып килеп төште, нефть бәяләре бии һәм сикерә, ләкин без бу чорны лаеклы үтәрбез.Владимир Путин Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасының пленар утырышында чыгыш ясады.

Дөнья чыннан да үзгәрә, диде В.Путин үз чыгышында. "Үзгәрешләр технологияләрнең көчле, шартлаулы үсешенә генә түгел, тормышның барлык якларына да кагыла. Алар хәлиткеч һәм хәтта ки кире кайтарып булмаслык. Без дөнья сәясәтендә, хәвефсезлек, глобаль икътисад өлкәсендә вәзгыятьнең никадәр катлаулы булуын күрәбез. Монда әле безгә таҗлы вирус та очып килеп төште, нефтькә бәяләр бии һәм сикерә, ә алар белән бергә – милли валюта һәм биржа курсы да.
Әмма, без бу чорны үтәрбез, һәм лаеклы үтәрбез, дип абсолют ышанам. Һәм икътисад тулаем ныгый барачак, производствоның мөһим тармаклары тагын да куәтлерәк һәм көндәшлеккә сәләтле булачак. Ләкин безгә бергә эшләргә, берләшергә кирәк".
Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news
Читайте нас: