Барлык яңалыклар
Новости
10 март 2020, 19:08

Владимир Путин: “Чушь собачья”

Русия Президенты Владимир Путин ТАСС журналистының сорауларына җавап бирде.

“Беркем дә Русиядән Икенче бөтендөнья сугышында җиңүне тартып ала алмый, Бу мөмкин түгел”, – дип белдерде Владимир Путин соңгы чордагы Европадагы карашлар уңаеннан. Президент шулай ук Икенче бөтендөнья сугышын бәяләүдә Адольф Гитлер һәм Иосиф Сталинның рольләре бер үк булуы турындагы фикерләрне “фигня” һәм “чушь собачья” дип атады.
Сүз 2019 елның 19 сентябрендә Европарламент тарафыннан кабул ителгән “Европаның киләчәге өчен Европа хәтеренең мөһимлеге турында” дип аталган резолюция турында бара, анда СССР җитәкчелегенә кискен тәнкыйть сүзләре бар. Ул документта Икенче бөтендөнья сугышы Молотов-Риббентроп пактына кул куйган Германия һәм Советлар Союзы тарафыннан оештырыла дип раслана.
Владимир Путин 1918 елдан башлап Европадагы вакыйгалар үсеше хронологиясен, шулай ук “Гитлер белән кем нинди документлар имзалаган”ны анализларга тәкъдим итте. Путин Бөекбритания һәм Франция премьер-министрларыннан, шулай ук Польша җитәкчесеннән аермалы буларак, Сталинның Гитлер белән турыдан-туры элемтәдә булмавын да әйтте.

Фото: gazetem.ru
Читайте нас: