Барлык яңалыклар
Новости
8 март 2020, 09:59

«Безнең хатын-кызларыбыз – дөньяда иң яхшылары!»

Владимир Путин гүзәл затларыбызны 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде.

«Без әниләребезне, хатыннарыбызны, кызларыбызны, хезмәттәшләребезне котларга ашыгабыз, аларга соклануыбызны һәм мәхәббәтебезне, ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Сез, кадерле хатын-кызларыбыз, дөньяда иң яхшылары!» – диде дәүләт башлыгы. Хатын-кызлар ниндидер, акылга җитмәс рәвештә барысына да өлгерәләр, гаилә учагын саклыйлар, эштә һәм укуда зур уңышларга ирешәләр һәм, шул ук вакытта, сокландыргыч, матур һәм нәфис булып калалар, дип өстәде ул.
«Сезнең бирелеп ярату, тирән кайгырту сәләтегез таң калдыра. Якыннарыгыз турында түземлек һәм шатлык тоеп кайгыртасыз», – дип билгеләде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, бу кыйммәтләрнең буыннан-буынга тапшырылуы бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.
Президент ир-атларның үз өсләренә мөмкин кадәр күбрәк мәшәкатьләр алырга тырышачагын өстәде. Һәм бу 8 мартка гына кагылмый. «Тагын бер тапкыр бәйрәм белән! Русиянең барлык хатын-кызларын да котлыйм! Сәламәтлек, мәхәббәт һәм шатлык сезгә», — дип йомгаклады ил җитәкчесе.
Фото https://moskva.bezformata.com/listnews/vladimir-putin-pozdravil-zhenshin/82122971/ сайтыннан алынды.
Читайте нас: