Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2020, 23:07

Путинга кияүгә чыгарга теләк белдергән

Иваново-кәләшләр шәһәрендә ир эзләп хәтта Президентка мөрәҗәгать итәләр.

Русия Президенты Владимир Путин эш визиты белән Ивановода чакта шәһәр кешеләре белән аралашканда бер кыз Путинның кияүгә алуын үтенгән иде. Бу кызның исеме Юлия Шилова, ул балалар театры актрисасы булып эшли, аңа 28 яшь һәм ул кияүдә түгел.
“Мин әле киявем итеп күрергә теләгән бер ир-егет тә тапмадым, – дип җавап биргән ул РИА Новости хәбәрчесенә. – Миңа аның ил белән ничек идарә итүе ошый, ул бик ихтыярлы, максатчан, көчле, мин, гадәттә, ул бирә торган барлык матбугат конференцияләрен карыйм. Мин аның эшләрне ни дәрәҗәдә дөрес итеп хәл итүенә, халыкара сөйләшүләрдә үзен ни дәрәҗәдә ышанычлы тотуына күптән инандым”.

Фото: РИА Новости
Читайте нас: