Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2020, 15:40

Хәзер “Ана капиталы”ның күләме күпме?

Бала туганда, гаиләләргә “Ана капиталы” бирү тәртибен үзгәртү, аның күләмен арттыру турында күп сөйләнелде. Ниһаять, Владимир Путин шушы хактагы законга кул куйды. Хәзер “Ана капиталы” ничә сум тәшкил итә? Аны кемнәр алырга мөмкин? Программа кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Бу сорауларга җаваплар – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путин “Ана капиталы” программасын киңәйтү турындагы законга кул куйды. Әлеге программа 2026 елның ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәзер андагы үзгәрешләргә игътибар итик.
Беренче балалары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап дөньяга килгән яисә уллыкка (кызлыкка) алынган гаиләләргә 466 617 сум “Ана капиталы” түләнелә. Шушы ук чорда икенче балалары туган гаиләләргә “Ана капиталы” 150 000 сумга арттырылып, 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр гаиләгездә 2007 елның 1 гыйнварына кадәр, ягъни “Ана капиталы” кергәнче, туган ике бала булып, быел өченчесен тапкансыз икән, шулай ук 616 617 сум акча алу хокукына иясез.
Яңа закон буенча, әлеге акчаны бакча участогында торак йорт салу өчен дә файдаланырга мөмкин. Моның өчен бары тик җирнең законлаштырылган булуы һәм торак төзүгә рөхсәт алу гына кирәк.
Шулай итеп, “Ана капиталы” программасы янә биш елга озайтылды. 2026 ел азагына кадәр дөньяга килгән сабыйлар дәүләт ярдәмен тоеп үсәчәкләр.
Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2020 елда “Ана капиталы”н түләү өчен фонд бюджетыннан 112 миллиард сум акча бүленәчәк. 2021 елда моңа чыгымнар – 193,1 миллиард, 2022 елда 282,7 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.
Фото Pronedra.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: