Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2020, 11:35

В. Путинга Герман Греф ниләр сөйләгән?

В. Путин Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашты.Русия Саклык банкының 2019 елгы эш нәтиҗәләре ничек? 860 миллиард сум чиста табыш!

Г. Греф хәбәр итүенчә, узган ел банк өчен бик уңышлы булган. Русия стандартлары буенча Саклык банкы 860 миллиард сум чиста табыш табыш алуга ирешкән. Халыкара стандартлар буенча нәтиҗәләр бераз соңрак ясалачак. Һәм быел гыйнвар аенда ук 80 миллиард сум чиста табыш алынган. “Бу – әлбәттә, зур эш нәтиҗәсе, чыгымнарны кыскарту белән, без яңа технологияләрне бик күп керттек”, – диде Саклык банкы идарәсе рәисе
В.Путинның: “Елдан елга арту – шулаймы?" – дигән соравына ул: “14 процент арту”, – дип җавап бирде. Әмма бүген юридик затларның кредит портфеле я үсми, я бөтенләй аз үсә. Безнең рубль курсын исәпкә алганда, юридик затларның кредит портфеле якынча бер ярым процентка кимегән. Ә физик затлар буенча портфель яхшы үсә. Гомумән алганда, без клиентлар өчен сервислар күләмен шактый арттырабыз, һәм, гомумән, безнең экосистема тирәсендәге сервислар безнең клиентлар үсешенә зур өлеш кертә.
Бүген урта һәм кече бизнес өчен 20 процентлы кредит җиде минут эчендә автомат режимда бирелә. Без бу өлешне якынча 80-90 процентка кадәр җиткерергә телибез, һәм тулаем алганда 2023 елга кадәр бу күрсәткеч 100 процент булыр дип саныйбыз. Бездә бүген физик затларның 98 проценты автомат чишелешләр нигезендә кредитлар ала, һәм 70 процент – бу без юридик затлар буенча омтылган сан.
Килешүләрнең 30 проценты катлаулы булып калачак, анда барыбер банк хезмәткәре катнашуы кирәк булачак. Әмма бу, әлбәттә, җитештерүчәнлектә, тизлектә алга китү. Эшмәкәрләр безнең "Сбербанк бизнес онлайн" кушымтасында нинди продукт кирәк, кредит срогын үзләре сайлый ала, Бу – әлбәттә, бик җайлы, беркая да йөрергә, бернинди чиратларда да торырга, банкирлар белән аралашырга кирәкми. Ахыр чиктә, видеочат бар, клиент менеджер белән һәрвакыт бу хакта фикер алышырга мөмкин.
Узган елда безнең өчен ике мөһим вакыйга булды. Без үзебезнең платфорны эшләп бетердек. Бүген безнең "болыт"та үз хезмәтләрен күрсәтергә сәләтле "СберКлауд" ның "кыз" компаниясен булдырдылар. Без Сергей Семенович Собянин, Мәскәү шәһәре белән уртак предприятие төзедек, һәм яңа платформаны эшләдек, аны сынап карадык, боларның барысы да традицион чараларга караганда күпкә уңайлырак һәм тизрәк. Иң мөһиме, без нәрсә турында килештек, – без Мәскәү шәһәре өчен бергәләп эшли торган барлык сервисларны башка төбәкләр өчен бушлай бирәчәкбез.
Читайте нас: