Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2020, 13:25

Хәлләр киеренкеләнә... Төркиядә ял итә алырбызмы?

Быел Русия туристлары Төркиягә ялга бара алырмы? Аннан помидорлар кертү туктатылып, бәяләр кискен күтәрелеп китмәсме? Җавап – сайтта!

Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр янә киеренкеләнә. Моның сәбәбе – Сүриядәге вәзгыять. Хәтерегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Русия җитәкчелегенең ярдәме белән көн итүче Сүрия хөкүмәте гаскәрләре Идлиб провинциясенә бәреп кергән 36 төрек хәрбиен һәлак итте, Төркиянең пилотсыз очкычын бәреп төшерде. Моңа җавап итеп, төрекләр сүриялеләрнең хәрби базаларын утка тотты, ике СУ-24 очкычын бәреп төшерде.
Шушы хәлләрдән соң Төркия җитәкчесе Рәҗәп Таип Иртуган белән Русия Президенты Владимир Путин арасында телефон сөйләшүе узды. Төркия җитәкчесе соңыннан сөйләгәнчә, ул Путиннан “аның юлыннан китеп”, Сүрия җитәкчелеге белән “бергә-бер” калдыруны сораган. Моңа җавап итеп, Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков “Россия” телеканалындагы «Москва. Кремль. Путин» программасында чыгыш ясады.
Песков белдерүенчә, Русия – Сүрия территориясенә законлы рәвештә, Сүрия Хөкүмәтенең соравы буенча, гаскәрләрен керткән бердәнбер ил. Калган дәүләтләрнең биредә булырга законлы хокуклары юк. Алар халыкара хокукый кануннарны боза булып чыга.
Кремльдән белдерүләренчә, Русия һәм Төркия Президентлары арасында күзгә-күз очрашып сөйләшү 4-5 март көннәрендә, Мәскәүдә узарга тиеш. Шунда барлык үзара каршылыклар да хәл ителергә тиеш.
Анысы шулай, тик гади халыкка нәрсә көтәргә. Моннан берничә ел элек, Төркия чиге өстеннән Русия хәрби очкычы бәреп төшерелгәч, бу илдән яшелчә-җимеш алып керү һәм туристларны Төркиягә кертү тыелган иде. Мөнәсәбәтләр җайга салынмаса, быел да шул ук хәл кабатланырга мөмкин.
Гомумән, Русия белән Төркия мөнәсәбәтләре бер-берсенә үлеп гашыйк кыз белән егет мөнәсәбәтләрен хәтерләтә. Кичә генә бер-берсенә мәңгелек мәхәббәттә аңлашкан ике дәүләт, төн үтүгә, ачуланышып, бер-берсенә арты белән борылырга да бик мөмкин...
Фото Ul.kp.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: