Барлык яңалыклар
Новости
29 февраль 2020, 10:33

1 март Башкортстан халкына нинди үзгәрешләр алып килә?

Иртәгәдән март ае башлана. 2019 – 2020 елларда Русия Дәүләт думасы, Федерация Советы һәм Президент Владимир Путин күп мәсьәләләргә, шул исәптән, акча мәсьәләсенә дә кагылышлы күпсанлы законнар һәм карарлар кабул итте. Шуларның кайберләре 1 марттан гамәлгә керә. Аерым карарлар Башкортстанда гына эшли башлаячак. Үзгәрешләр хакында тулырак – сайтта!

Русиядә теркәлмәгән даруларны да илгә кертү мөмкин булачак
2020 елның 1 мартыннан Русиядә теркәлмәгән даруларны да илгә кертү мөмкин булачак. Дөрес моның өчен табиблар комиссиясе карары кирәк булачак. Алар конкрет авыруга кирәкле даруның Русиядә җитештерелмәвен билгеләп, аны илгә кертергә рөхсәт бирәчәк. Бу закон инвалид балалары булган аналарны почтада чит илләрдән килгән даруларны алып торган вакытта тоткарлаулардан соң кабул ителде. Мондый хәлләр узган елны шактый булды. Кемнәргәдер контрабанда, кемнәргәдер наркотиклар, психотроп матдәләр тарату буенча гаепләүләр ташланды, өйләрендә тентүләр үткәрелде. Хәзер инде мондый башбаштаклыкка чик куелачак.
Электрошокерлар куллануга рөхсәт биреләчәк
2020 елның 2 мартыннан транспорт полициясенә юл транспортында электрошокерлар куллану рөхсәт ителә. Аны һөҗүмне кире кагу, җинаятьчеләрне тоткарлау өчен файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта электрошокерларны инвалидларга, авырлы һәм кече яшьтәге кешеләргә карата куллану тыела. Бу очракта җинаятьче башка кешеләрнең тормышы өчен куркыныч тудырса гына, электрошокер куллану урынлы дип табыла.
"Башавтотранс" автобусларында йөрү кыйммәтләнә
2020 елның 1 мартыннан пассажирларга «Башавтотранс» автобусларында йөрү өчен 25 сум түләргә туры киләчәк. Бу үзгәреш билетны кул акчасы белән банк карталары буенча сатып алуга кагыла. “Алга” бердәм транспорт картасы буенча йөрү бәясе үзгәрешсез кала һәм 20 сум тәшкил итә. "Башавтотранс" җитәкчелеге билгеләвенчә, әлеге карарны республика Хөкүмәте 2016-2019 еллар инфляциясен исәпкә алып кабул иткән.
Башкортстанда яшь ата-аналар янгын турында хәбәр итү сигнализациясен бушлай алачак
2020 елның 1 мартыннан Башкортстанда янгын хәбәрчеләре яңа туган балага бүләк итәчәк, дип хәбәр итә республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Моның өчен республиканың бала тудыру йортларына инде 25 меңнән артык җайланма әзерләп куелган.
Моңа кадәр янгын турында хәбәр итү сигнализацияләре аз керемле, күп балалы һәм социаль авырлыклар кичергән гаиләләргә бушлай бирелә иде. 2019 елның өченче кварталы башыннан мондый җиһазларны 11 мең кеше алган. Шул ук сандагы төтен датчиклары 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерларга бирелгән. Республикада әлеге программа гамәлгә кергән көннән башлап, 130 мең прибор бушлай таратылган.
Фото Pressa40.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: