Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2020, 23:57

Владимир Путинның “двойнигы” бармы?

Соңгы елларда Русия Президенты тирәсендә төрле имеш-мимешләр таралган иде. Аларга караганда, Владимир Путинның берничә “двойнигы” бар.

Әлеге фаразны алга сөрүчеләр Президентның төрле елларда төшкән фотоларын чагыштырып колак һәм борын төзелешләре, маңгайдагы җыерчыкларның төрлечә булуын күрсәтеп, аларны “двойниклар” дип атый.
ТАСС журналисты Андрей Ванденко Владимир Путин белән әңгәмәсендә шушы уңайдан да сораулар бирде.
– Сез чын кешеме?
– Чын.
– Ә “двойнигыгыз” бармы?
– Юк.
– Булмады да димәкчесезме?
– Мин үзем аннан баш тарттым. Беренче чорларда, илдә террорчылык булганда, бу тема күтәрелгән иде, – дип җавап бирде Владимир Путин ТАСС журналисты Андрей Ванденконың сорауларына.
Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: