Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2020, 11:55

Русия тел күптөрлелеге яклы

Владимир Путин Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән чираттагы очрашуны уздырды. Милли республикаларда милли телләрне кысулар, ниндидер тыюлар булмаячакмы һәм бу Конституциядә ни дәрәҗәдә язылачак? #ВладимирПутин

Чарада закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, фән, сәнгать органнары вәкилләре, шулай ук күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Очрашуның стенографик отчеты http://kremlin.ru/events/president/news/62862 сайтында.
Утырышта Татарстанның Дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин республика укытучыларын – сыйныф җитәкчеләрен, мәктәп директорларын, методсовет рәисләрен – борчыган мәсьәлә турында хәбәр итте. Милли республикаларда милли телләрнең милли укытучылары, кысылулар булмасмы, ниндидер тыюлар булмаячакмы һәм бу Конституциядә ни дәрәҗәдә язылачак? Татар телле, удмурд телле, чуваш телле халыкның үз телен, ата-анасы, бабалары, тарихын өйрәнү мөмкинлеге булачакмы, ахыр чиктә аларны саклап калу мөмкинлеге булачакмы?
Владимир Путин бу сорауларга болай җавап бирде: “Күпконфессияле һәм күпмилләтле Русия өчен тел күптөрлелеге – гадәттән тыш мөһим әйбер. Мин бу турыда күп тапкырлар әйттем: безнең көчебез төрле булуда. Чөнки Россиядә яшәүче һәр халыкның уңай сыйфатларын бергә кушу бары тик мультипликатив эффект бирә һәм безнең илне ныгыта.
Нәкъ менә шуңа күрә, Михаил Борисович Пиотровский элек Конституциядә булмаган һәм безнеке кебек ил өчен гадәттән тыш мөһим фикерне формалаштырды. Мин сезгә шуны укырга телим: «Дәүләт этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклауны гарантияли».
Шуңа күрә бу уңайдан Сезгә ниндидер борчулар белдергән кешеләр сезнең белән безне ишетергә тиешләр. Әлеге төзәтмәләрне кабул итү аларның борчуларын юк итәргә тиеш. Конституциягә беренче тапкыр шундый нигезләмә кертеләчәк, аның нигезендә, дәүләт Русиянең, Русия халыкларының тел күптөрлелеген якларга тиеш булачак”.
Читайте нас: