Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2020, 19:38

Иҗтимагый палата яңара

Әле эшләгән палатада мөфти Альбир Крганов, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов, Татарстан җәмәгатьчелек палатасыннан “Родники мира” хәйрия фонды җитәкчесеТатьяна Забегина, Башкортстан җәмәгатьчелек палатасыннан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Рөстәм Исхаков һәм “Башинформ” акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов та бар.

Русиядә Иҗтимагый палатаның яңа составын формалаштыру башланды. Әлеге палата “Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы турында” 2005 елның 4 апрелендәге Федераль канунга ярашлы оештырыла. Президент дәүләт һәм җәмгыять алдында аерым казанышлары булган 40 русияле кандидатурасын үзе тәкъдим итә. Кандидатларның яртысыннан да ким булмаган өлешен профессиональ һәм иҗат берлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм аларның ассоциацияләре, һөнәри берләшмәләр, шулай ук һөнәри һәм социаль төркемнәр мәнфәгатьләрен тәкъдим итү һәм яклау өчен булдырылган башка коммерцияле булмаган оешмалар тәшкил итә. Мәсәлән әле эшләгән палатада Русиянең Рәссамнар берлеге рәисе Андрей Ковальчук, җырчы Диана Гурцкая, шагыйрь Андрей Дементьев кебек сәнгать әһелләре, руханилар арасында мөфти Альбир Крганов, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов, Татарстан җәмәгатьчелек палатасыннан “Родники мира” хәйрия фонды җитәкчесеТатьяна Забегина, Башкортстан җәмәгатьчелек палатасыннан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Рөстәм Исхаков һәм “Башинформ” акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов та бар. Иҗтимагый палатада барлыгы 168 әгъза эшли.

Фото: oprf.ru/press/news/2617/newsitem/52529
Читайте нас: