Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль 2020, 14:15

Бүген – Сагаалганга. Буддачылар Яңа елны бәйрәм итә.

В. Путин Русия буддачыларына котлау юллады.#ВладимирПутин

Ил президенты Русия буддачыларын ай календаре буенча Яңа ел башлану белән котлады.
Бүген, 24 февраль көнне, Россия буддачылары ай календаре буенча Яңа ел башлануын бәйрәм итә. Сары җир дуңгызы елы кояш чыгу белән тәмамланды һәм Ак металл тычкан елы килеп җитте. Бурятиядә, Байкал арты краенда һәм Иркутск өлкәсенең Усть-Ордынски округында Сагаалганга хөрмәтенә өстәмә ял көне игълан ителде. 22 февральдә Бурятиянең барлык дацаннарында Дугжууба чистарту йоласы узды. Шулай ук "Тэнгэри" үзәге шаманнары "Угаал" махсус йоласын уздырды. Кичә дин тотучылар өчен "бутуу удэр " (ябык көн) дип аталган иде. Бу көнне мөмкин кадәр азрак сөйләргә, ураза тотарга, өйне җыештырырга кирәк. Бу көн эчендә тупланган энергия Сагаалганның алдагы көннәрен дөрес үткәрергә ярдәм итәчәк, дип санала, ул вакытта якыннарны котларга, бүләкләр бирергә һәм яхшы сүзләр әйтергә кирәк. Буддачылар, бу "могҗизалы 15 көн"дә никадәр күбрәк бирсәң, ел дәвамында шулкадәр күбрәк әйләнеп кайтачак, дип ышана.
Дәүләт башлыгының буддачыларга котлавында, аерым алганда, болай диелә:
"Буддачылар тарафыннан аеруча хөрмәт ителә торган бу бәйрәм табигатьнең яңаруын, кешенең гармониягә һәм ниятләрнең чисталыгына омтылуын символлаштыра, дин тотучыларны борынгы диннең рухи һәм әхлакый чыганакларына, аның өзлексез һәм кыйммәтләренә юнәлтә.
Шунысы мөһим, Русия буддачылары бабаларының традицияләрен кадерләп саклыйлар һәм буыннан-буынга тапшыралар. Буддачылар оешмалары ил тормышында актив катнаша, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә саллы өлеш кертә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле әңгәмәне ныгытуга өзлексез игътибар бирә.
Киләсе ел сезнең өчен бәхетле һәм имин булсын, изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар алып килсен".
Фоточыганак: Baikal-daily.ru
Читайте нас: