Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль 2020, 20:29

Владимир Путин Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Тантанада Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы җитәкчесе Вячеслав Володин, Президент хакимияте башлыгы Антон Вайно, Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин, Югары мәхкәмә рәисе Вячеслав Лебедев, Оборона министры Сергей Шойгу, Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, Генераль прокурор Игорь Краснов, федераль министрлык һәм ведомстволар башлыклары, сәяси партия лидерлары, ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты. Тантана ахырында тантаналы марш белән Почетлы каравыл Ротасы һәм оркестр узды.
Фото http://kremlin.ru/events/president/news/62848 сайтыннан алынды.
Читайте нас: