Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2020, 14:00

Президент ТАССка ниләр сөйләгән?

Русия Президенты ТАССның "Беренче затлар" махсус проекты авторы һәм журналист Андрей Ванденконың сорауларына җавап бирде.#ВладимирПутин

"Владимир Путинга 20 сорау" проекты – илдәге һәм дөньядагы иҗтимагый-сәяси тормышның иң актуаль темаларына дәүләт башлыгы белән интервью ул. Әңгәмәнең гомум хронометражы 3,5 сәгать тәшкил итте. Проектның егерме эпизодының беренче кисәге "Яңа Хөкүмәт алдындагы мәсьәләләр" дип атала.
А. Ванденко Президенттан Медведев хөкүмәте ни өчен алыштырылу белән кызыксынды. В. Путин фикеренчә, беренчедән, бу хәл ел ярым-ике ел элек тә булырга мөмкин иде. Икенчедән, элеккеге состав гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруның төп этабын әзерләү өчен аз эшләмәде. Төп үсеш максатларын билгеләү, аның инструментларын булдыруны алар башкарып чыкты. Әмма Президентта, күп кенә төп юнәлешләрдә ахыргы нәтиҗәгә ирешү өчен заманча әзерлекле кешеләр килергә тиеш, дигән эчке ышаныч туган. Ягъни Хөкүмәттәге үзгәрешләр – алдан уйланылган, өлгереп җиткән мәсьәлә.
Әңгәмәнең тулы эчтәлеге белән http://kremlin.ru/events/president/news/62835 сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас: