Барлык яңалыклар
Новости
20 февраль 2020, 09:27

Русиялеләр икенче югары белемне түләүсез алачак

Президент Владимир Путин “Мәгариф турындагы” законга үзгәрешләр кертте. Хәзер икенче югары белемне түләмичә алырга да мөмкин булачак. Тик... бөтен белгечлекләр буенча да түгел. Бу хакта тулырак – сайтта!

Моңа кадәр Русиядә икенче югары белем тик түләүле нигездә генә алына иде. Хәзер аерым белгечлекләргә карата мондый чикләүләр бетерелә. Президент Владимир Путин “Мәгариф турындагы” законга шул хактагы үзгәрешләр кертте.
Документка ярашлы, инде бер тапкыр югары белем алган яшьләр мәдәнияткә кагылышлы белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча түләүсез рәвештә икенче югары белем ала алачак. Аларны укытуга тотылган чыгымнар төрле дәрәҗәдәге бюджетлар исәбенә каплатылачак.
Икенче югары белем бушка алына торган белгечлекләр исемлеге Русия Хөкүмәтенең аерым карары белән расланачак.
Политологлар фикеренчә, әлеге үзгәрешләр илдә мәдәният өлкәсендә эшләүче яңа кадрларга мохтаҗлык зур булуы, яшьләрнең бу өлкәгә килмәве белән аңлатыла. Кызык, бу үзгәрешләр әдәбиятка кагылыр микән? Юкса, язучыларыбыз бөтенләй картаеп бетеп бара бит! Ә алмашка килергә яшьләр юк...
Фото Krasnodar.bezformata.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: