Санкт-Петербургның беренче мэры Анатолий Собчакның вафатына егерме ел тулу уңаеннан, аның һәйкәленә чәчәк салу чарасы узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин да катнашты. Һәйкәл Анатолий Собчак укыткан Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетыннан ерак түгел скверда урнаштырылган. Һәйкәлдә Анатолий Собчак доктор мантиясендә гәүдәләндерелгән.
Чәчәкләр салу тантанасында Санкт-Петербургның Анатолий Собчак иҗтимагый фонды президенты Людмила Нарусова, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козак, хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин, Сбербанк башлыгы Герман Греф, Санкт-Петербург университеты ректоры Николай Кропачев, Төньяк башкаланың беренче мэрының кызы Ксения Собчак катнашты. Тантана ахырында дәүләт башлыгы Санкт-Петербург халкы белән кыскача аралашты.