Барлык яңалыклар
Новости
18 февраль 2020, 13:11

Дөньяның иң көчле көрәшчеләре Уфага җыелачак!

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасында халыкның сәламәтлеген яхшыртуга һәм, шул максатлардан чыгып, илдә спортны үстерүгә аерым игътибар бүлде. Башкортстан да бу кирәкле эштән читтә калмый. 2021 елда спорт көрәше буенча юниорлар арасындагы дөнья чемпионаты Уфада узачак.

17 февральдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили 2021 елда Уфада юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын уздыру турында килешүне имзаладылар.
Документ Башкортстанда һәм Русиядә спорт көрәшен үстерү буенча бергә эш алып бару максатын куя.
Радий Хәбиров әйтүенчә, республикада “Көрәш - мәктәпкә!” федераль проекты киң таралу алган. Аңа әлегә 16 уку йорты кушылган. 2024 елга аларның санын 200гә җиткерү күзаллана. Ягъни көрәш һәр бишенче мәктәптә булачак. Мондый күрсәткечкә Русиянең бер төбәгендә дә ирешкәннәре юк.
Шулай ук Уфада Спорт көрәше үзәге төзеләчәк. Әлеге көнгә төзелеш проекты махсус экспертиза аша үткән, подрядчы оешма сайлау буенча конкурс процедуралары башланган.
Михаил Мамиашвили Башкортстан җитәкчелегенә федерация эшчәнлегенә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торганы өчен рәхмәт әйтте һәм юниорлар арасындагы дөнья чемпионатының Уфада югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышаныч белдерде.
Фото Bashinform.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: