Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль 2020, 19:22

«Ана капиталы» белән Башкортстанда хәлләр ничек?

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык мөрәҗәгатьнамәсендә балалары туган гаиләләргә «Ана капиталы»н түләү кимендә 2026 елга кадәр дәвам итәчәге турында белдерде. Быелдан башлап ул беренче балалары туган гаиләләргә дә түләнәчәк. Бу җәһәттән Башкортстанда хәлләр ничек тора икән? Нинди үзгәрешләр бар? Түләүләрнең күләме күпме? Җавап – сайтта!

Чынлап та, үзгәрешләр шактый. Беренчедән, һәр гаилә әгъзасының уртача кереме аена ике яшәү минимумыннан артмаган очракта, ана кеше, икенче баласы тугач, үзенә тиешле “Ана капиталы” исәбеннән айлык пособие алу хокукына ия. Башкортстанда бу пособиенең күләме 9789 сум тәшкил итә. Аны алу өчен гаиләнең һәр әгъзасының уртача кереме аена 20868 сумнан артмаска тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, дүрт кешелек гаилә аена 83472 сумнан артык хезмәт хакы алмаса гына, бу түләүгә дәгъва итә ала.
Әлеге түләүләр белән Русия Пенсия фонды шөгыльләнә. Аның сайтында гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә карап, аның айлык пособие алуга хокукы барлыгын яисә юклыгын, һәм ата-ананың эш хаклары нигезендә түләүләрнең күләмен ачыкларга ярдәм итүче махсус калькулятор урнаштырылган.
Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, узган елда республикада айлык түләүләр артыннан 2411 гаилә мөрәҗәгать иткән. 2018 елда гаризалар саны икеләтә азрак булган. Шул максатлардан аларга 151,5 миллион сум акча күчерелгән.
2020 елның 1 гыйнварыннан бала туганда бирелә торган “Ана капиталы”ның суммасы 466617 сум тәшкил итә.
Фото http://www.pfrf.ru/ сайтыннан алынды.
Читайте нас: