Барлык яңалыклар
Новости
15 февраль 2020, 23:48

Коронавирустан Европада беренче кеше үлде

Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда яңа COVID-2019 коронавирусы белән авыручылар саны 67 меңгә җиткән. Барлыгы 1526 кеше үлгән.

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Анда Сүриянең Идлиб провинциясе тирәсендәге террорчылык төркемнәренең активлыгы белән бәйле рәвештә фикер алышу булды.
Киңәшмә барышында шулай ук коронавирус таралу һәм аның дөнья икътисадына йогынтысы турында да фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек Советы Секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Президентның табигать саклау эшчәнлеге мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, Экология һәм транспорт министры Сергей Иванов катнашты.
Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда яңа COVID-2019 коронавирусы белән авыручылар саны 67 меңгә җиткән. Барлыгы 1526 кеше үлгән. Русия территориясендә госпитализацияләнгән Кытайның ике авыру гражданы да хастаханәләрдән чыгарылган. Медиклар сүзләренә караганда, алар тулысынча сәламәт һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмый. Моннан тыш, Төмән өлкәсендә әлегә кадәр Кытайның Хубэй провинциясеннән эвакуацияләнгән русиялеләр карантинда тотыла. Лаборатор анализлардан соң аларны өйләренә озатачаклар. Франциядә коронавирус аркасында КХРның 80 яшьлек гражданы үлгән, ул Парижда госпитализацияләнгән. Бу Азиядән читтәге беренче үлем очрагы.
Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: